Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнеханов Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты. Алар мәгариф системасын үстерү һәм кадрлар әзерләү турында фикер алышты....

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты. Алар мәгариф системасын үстерү һәм кадрлар әзерләү турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фикер алышуда шулай ук Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Шул исәптән алар мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Искәртик, Кравцов эшлекле сәфәр белән Казанда. Кичә ул яшь педагогларны «укытучы» һөнәренә багышлау тантанасында катнашты. Моннан тыш, министр Мәгариф министрлыгы белән Үзбәкстанның мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме министрлыгының «ПРОдиалог» семинар-киңәшмәсенә кушылды. Ул тәҗрибә алмашу һәм мәгариф өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне һәм проектларны популярлаштыру өчен үткәрелде.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ