Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Миңнеханов KazanForum хакында сөйләде

Миңнеханов Халыкара күргәзмәләр ассоциациясе башлыгы белән KazanForum хакында сөйләште.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Discover Events компаниясенең идарә рәисе, Төркиянең Халыкара күргәзмә оештыручылар ассоциациясе президенты Юныс Эте белән «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумына әзерлек хакында фикер алышты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар шулай ук тулаем алганда халыкара күргәзмә эшчәнлеген оештыру өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да сөйләште.

Очрашуда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина һ.б. катнашты.

  • Юныс Эте тәкъдим иткән компания – Төркиядә күргәзмә-ярминкә чараларын оештыруда әйдәп баручыларның берсе. Шул исәптән ул – Russia Halal Ехро күргәзмәсендә «Рацин» АҖ белән берлектә тәкъдим ителгән илнең илкүләм павильонын – «Агроидел-2022» күргәзмәсендәге павильонны оештыручы да.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ