Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнехановның эте саф һава бик ярата

Рөстәм Миңнеханов алабай эте Акдусны йөрергә чыккач төшергән фотосын күрсәтте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Акдус алабаен йөрергә чыккач төшергән фотосын Telegram-каналында күрсәткән.

Фотода этнең туктап калып, артка борылып каравы сурәтләнгән. Республика җитәкчесе фото астында «Саф һавада рәхәт!» дигән комментарий калдырган.

Ак төстәге алабай көчеген Рөстәм Миңнехановка Төркмәнстанның ул вакыттагы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов 2021 елда бүләк итте.

Татарстан Рәисе йорт хайванының фотолары белән даими уртаклаша, бу фотолар публикада уңай эмоцияләр тудыра. Күптән түгел ул Акдусның Россия кинология федерациясе версиясе буенча «Урта Азия овчаркасы» номинациясендә Россия чемпионы булуы турында сөйләде.

Чыганак: "Татар-информ"

Фото: t.me/rustamminnikhanov

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ