Мотоциклда йөрүчеләр арасында хокук бозуларны ачыклау рейды узачак
1 апрельдә сәгать 10:00 дә Оренбург тракты, 5 нче йорт адресы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик рейд үткәрәчәк.
Рейд вакытында юлларда спорт өчен генә каралган техника — питбайк, кросс һәм эндуро мотоцикллар белән йөрү очракларына аерым игътибар биреләчәк. Мондый транспорт чараларын гомуми кулланыштагы юлларда файдалану закон бозу булып тора.
Аеруча балигъ булмаганнарның мототранспорт белән идарә итүе борчу уята. Рейдның төп максаты – мондый хокук бозуларны кисәтү һәм юлларда иминлекне тәэмин итү.





Комментарийлар