Логотип Магариф уку
Цитата:

Наилә Бәширова :«Кешегә кеше кирәк»

Бала тапканнан соң, депрессия чоры хасил була, дигән фикер җәмгыятебезгә тирәнрәк үтеп керә башлады. Бу нәрсә белән бәйле һәм дәвамлы күңел төшенкелеге барлык хатын-кызларга да кагыламы? Юкса бала тапкан әнидә шатлыктан башка хисләргә урын булырга тиеш тә түгел кебек. Әмма, кызганыч, һәр хатын-кыз диярлек бу проблема белән очраша. «Ясмин» психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, психолог Наилә Бәширова белән проблеманың тамыры кайдан шытканын, чишелеш юлларын ачыкладык.

Бала туганнан соң депрессиягә бирелү нәрсә ул? Психолог фикеренчә, күпчелек хатын-кызларда шундый күзаллау, беркатлылык бар: бала тапкан хатын-кызлар, яшәеш аллы-гөлле төсләргә күмеләчәк, телевизорда, журналда яктыртылган  бәхетле гаиләләрдәге  кебек,  өр-яңа тормыш башланыр, дип уйлыйлар.  Ләкин әлеге  өмет  чынбарлыкка туры килми. Чөнки фильмда без  күргән һәм сокланган күренешләр мизгелләр генә, анда гаиләнең бөтен кухнясы күрсәтелеп бетми. Хыялланып көтүләре чынга ашмагач,  кешенең күңеле төшә. Икенчедән, депрессия барлыкка килүе хатын-кыздагы гормональ үзгәрешләр, физиология белән дә бәйле. Өченчедән, аның нәселдән булуы да бик мөмкин. Әгәр дә сезнең гаиләдә стресска бирешмиләр, эмоцияләрне күрсәтмиләр икән, ул очракта депрессияне читләтеп үтәчәкләр, ди белгеч.

Хатын-кыз баласын карынында тугыз ай йөртә, шул вакытта  аның төс-кыяфәте үзгәрә. Бала тапкач, башка кимчелекләр хасил була башлый, арыганлык, чәч коелу, агарыну, тәндә таплар барлыкка килү –  барысы да хатын-кызны депрессиягә кертеп җибәрергә мөмкин.  Алар арасында да төрлесе була: кайбер хатын-кызга төс-кыяфәт бик мөһим, ә кайберләре моңа алай ук әһәмият бирми.  Беренчеләр тиз депрессиягә биреләчәк. Хатын-кыз кияүгә чыкканчы, бала тапканчы бер рольдә була, әни булгач, эшләре дә күбәя, җаваплылык та арта. Шунлыктан яңа роль алдында югалып кала яшь әниләр. Бала төннәрен йоклатмый, хатын-кыз физик яктан талчыга, хәлсезләнә. Бу вакытта ир кешегә хатынына  йорт эшләрендә булышырга, ризык пешерергә, өй җыештырырга ярдәм итәргә кирәк. Андый ярдәм әнигә  вакытын баласы белән  үткәрергә мөмкинлек бирер иде.  Әниләр балалары белән икәүдән-икәү күбрәк калган саен, депрессия җиңелрәк кичереләчәк.

Наилә Маннуровна сүзләренчә, бала табу процессының ничек узуы да ананың киләчәк эмоциональ халәтенә йогынты ясый.

  • Үземнән чыгып әйтәм, беренче баланы тапканда бик авыр булды, канымны алыштырдылар. Баланы кулыма бирмәделәр. Утыз ел элек булды бу хәл. Ул вакытта нәниләрне күкрәккә салмыйлар  иде. Әгәр дә баланы тапкач та әнигә бирмәсәләр, организм баланы югалткан дәрәҗәдә борчыла башлый. Бала гиперҗаваплылык, күп энергия сорый. Дөрес эшлимме, дөрес ашатаммы икән, дип борчыласың. Тәҗрибәң юк, ничек үстерергә икәнлеген белмисең. Күңел төшенкелегенә, күп очракта, беренче  баласын табучылар бирешә. Табиблар, депрессияне дәваламасаң, гомерлеккә кала, диләр. Соңарган саен, аны хәл итүе авырлаша. Катлам булып, өсте-өсте башка  проблемалар да  өелгәч, бу психологик чирне чишәргә авыр булачак,   дип, үз тормышыннан алып мисал китерде белгеч. 

Анага ябышкан депрессиянең беренче билгеләре нинди? Әлеге сорауга белгечтән  – психологтан мондыйрак җавап ишеттек:

– Бала тапкач, хафалану, арыганлык норма булып санала. Табигый ки, күп эшләргә, яңа әйберләрне өйрәнергә туры килә. Ләкин бер-ике атна эчендә бу хәлгә яраклаша алмасаң (адаптация), аруың туктаусыз балавыз сыгуга әйләнсә, сабыеңны  күрә алмый башласаң, аны борчылуларыңның сәбәпчесе итеп күрсәң, бу инде депрессиянең җитдилеген аңлата.  Тәҗрибә булмау аркасында, моны яшь әниләрнең кайберләре аңламый һәм ул тагын да катлаулырак хәлләргә сәбәпче булырга мөмкин. Бала анасының яратмавын, читләшүен, салкынлыгын тоеп тора икән, ул аның психикасына тискәре йогынты ясаячак. Тиз арада әлеге  күренештән котылу юлларын эзләргә кирәк. Психолог депрессияне ачыклый торган тест барлыгына, аны үтәргә кирәклегенә аерым басым ясады. Әгәр сине бу сорау борчый һәм үзеңдә нормаль булмаган хис-кичерешләр сизәсең икән, һичшиксез ул  тесттан баш тартмагыз.  Тест авыруның дәрәҗәсен  ачыкларга мөмкинлек бирә. 

– Минем  кайбер хатын-кызларның баласын карында чакта ук күрә алмаулары турында ишеткәнем бар, – дим, психологны уйга калдырып.  

– Әйе, депрессия   корсак күтәрү этабында да башланырга мөмкин, – диде Наилә ханым. – Аш талымлау, күңел болгану, үңәч «яну» кебек күренешләр кайберәүләрне  бала карында вакытта ук күңел төшенкелегенә китерә.  Моңа юлыкканда хатын-кызның әйләнә-тирәсе – ире, әти-әнисе, каенана-каенатасы, туганнарының психологик ярдәме бик әһәмиятле.   Ә инде депрессия  бала тапканнан соң башланса,  аны яшь ана өстенә яңа мәшәкатьләр ябырылу белән бәйләргә була.  Әйләнә-тирәдәгеләр: «Менә ул бала тапты, әни булды», – дип, бу гадәти, ләкин авыр хезмәтне югары бәяләсә, мөмкин кадәр физик булышлык оештырылса, күңел төшенкелеге тиз үтеп китә. Юкка гына безнең халыкта: «Кырык көнгә кадәр яшь баланы чит кешегә күрсәтмәскә кирәк, күз тия» дигән сүз яшәми бит. Монда хикмәт күз тиюдән бигрәк, кунак-фәлән килеп, бала тапкан хатынга өстәмә мәшәкать тудырмасын дип теләүдә. Ә менә яһүд халкында бала тапкан  анага аерым ярдәм оештырыла. Аларда һәр көнне бер туганнары бала чүпрәкләре юу, үтүкләү, ашарга әзерләү белән шөгыльләнеп, анага баласы янында озаграк юану, ял итү мөмкинлеге тудыра.

Депрессия хакында сүз алып барганда, ни өчен хатын-кызлар турында гына сөйләшәбез соң? Әтиләр өчен беренче бала шулай ук яңалык бит, аларга депрессиягә бирелү хас түгелмени?  Күп хатын-кызларны бимазалаган әлеге сорауларга Наилә Бәширова мондыйрак аңлатма бирде.

– Ирләребез бар игътибарны үзенә алырга гадәтләнгән. Ә бала тапканнан соң, хатын-кыз күп вакытын сабыена  бирергә мәҗбүр була. Игътибар азая, режим үзгәрә. Озак кына вакыт ир белән җенси мөнәсәбәткә керергә ярамау да гаилә мөнәсәбәтләрендә өстәмә  кытыршылык тудыра. Хатынның йокысы туймау, ирнең йокысы бүленү, аңа бала аркасында иреге   кысылган кебек тоелу арада киеренкелек китереп чыгара. Ә ир-атларга мондый үзгәрешләрне кабул итүе авыррак. Хатын-кыз ана булырга иртәрәк, бала карында булган чагыннан ук әзерләнә башлый. Ә ир-ат бала тууга ук  әти булу хисен тоя алмый. Ул үзенең әти икәнен  беркадәр вакыттан соң гына төшенә  башлый. Бер таныш ир-ат сөйләде: улым ике яшькә җитеп, миңа «әти» дип әйткәч кенә, мин әти икәнлегемне аңладым. Ә моңа кадәр әти кеше үзен булышучы ролендә генә  хис иткән. Бу –  күп очракта игътибар җитмәүдән. Ирләргә игътибар кимесә, әмма җаваплылык артса, алар бу үзгәрешне авыр кичерә һәм уңай хисләрне читтән эзли башлый. Һәркем төрлечә үткәрә депрессияне.

Психологик яктан җитлеккән кеше  депрессиягә әзрәк бирелә. Ул яшькә карамый. Бәлки гореф-гадәтләр белән бәйледер.  Мин Гарәп Әмирлекләрендә  сәяхәттә булганда, анда әти кешеләрнең, бер айлык балаларын күтәреп, сәүдә үзәкләрендә йөрүләрен күзәттем. Исем китте. Хатыннары кием сайлап йөри, ә әтиләр бала белән мәшгуль. Бала белән ата күбрәк вакыт  үткәрә, аның һәр кыйланышына игътибар бирә. Мондый күренешләр анда даими,  – дип билгеләп үтте психолог. Моңа өстәп, минем үземә дә Төркиядә дә нәкъ шундый  ук хәл  күзәтелүен  әйтеп үтәргә туры килде.

Наилә Бәширова кемнәрне депрессия «ярата», шуларны искәртергә кирәк тапты.  Җәмәгать эшен яратучы, актив яшәү рәвеше алып баручы, халык арасында  исеме билгеле хатын-кызларга изоляциядә утыру икеләтә авыр. Шуңа андыйлар бик җиңел депрессиягә бирелергә мөмкин. Бала тапканчыга кадәр ачык социаль тормыш белән яшәгән булса, андый хатын-кызга бала белән икәүдән-икәү генә калу бик авыр булачак. Шуңа күрә булса кирәк, андыйлар бер бала белән чикләнә.  Ә менә йорт, тынычлык яратучы хатын-кызларга декрет ялында утыру җиңелрәк.

Анадагы депрессия балага ничек тәэсир иткәнен дә сораштырдык белгечтән.  Ана кеше бала тәрбияләгәндә күңел төшенкелегенә бирелсә, билгеле, бу сабыйга тискәре йогынты ясаячак. Хәтта яшүсмер яшькә җиткәч тә аңарда әнисенең халәте кабатланырга мөмкин икән. Мондый үсмер балачактан психологик яктан авыр бала булып формалаша, үзен гел гаепле кеше  кебек хис итә. Әни арыган кыяфәттә йөри, димәк, мин гаепле дип уйлый ул. 6 яшькә кадәр бала  формалаша. Бала тугач та мәхәббәт, яхшы кәеф тойса,  җылы сүзләр, бишек җырлары ишетсә, ул башка төрле формалашачак. Анага үз хәлен контрольгә алу мөһим. Әйтик, арыгансың икән, өйдәгеләрдән йорт эшләрендә ярдәм итүләрен сорарга кирәк. Әгәр сиңа игътибар җитмәгәнен сизәсең икән, сине тыңлауларын үтенергә мөмкин. Әгәр сиңа ял итәргә, массажга барырга кирәк икән, аны тормышка ашырырга кирәк.

Бар кешегә дә җайлап-көйләп торучы ир эләкми бит. Яныңда: «Тынычлан, бар да яхшы булыр, уза ул»,  – диюче акыллы ирең булса, бик рәхәт тә. Әгәр булмаса, ничек гаиләне саклап калырга?

– Бер хатын бала тапканнан соң депрессиягә бирелеп, ире белән аерылу дәрәҗәсенә җиткәч, миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итте,  – дип, бер гаилә тарихына тукталды Наилә Маннуровна. – Ул миңа баладан куркуы, ире белән аерылырга теләве турында сөйләде. Баланы хәтта бала караучыга калдыра башлавын да яшермәде. Каенанасының гаиләгә кысылуын да әйтеп узды. Бу рәвешле бертуктаусыз башкаларны гаепләп тору  проблеманы катлауландыра гына. Бер-беребездән дошман эзләргә кирәкми. Туган хәлне үсешкә күпер дип кабул итәргә кирәк. Шулай ук, мин гаепле, дигән сүзләр дә мәсьәләне  хәл итми. Үзеңнең адвокатың була белергә кирәк. Без аның  белән өч-дүрт тапкыр очрашып, гаиләдә туган хәлне анализлаганнан соң, бу хатын  тынычланып калды, иреннән дә  аерылмады. Аннан соң ул икенче бала алып кайтты. Шуннан соң, чит илгә китеп, матур яши башладылар. Ул хатынның холкында матур үзгәрешләр, үсеш барлыкка килү аның үз-үзенә булыша башлавы белән бәйле булды. Сиңа ирең тарафыннан игътибар җитми икән сорарга, аңлашырга кирәк. Һава җитми икән, урамга чык, үзеңдә физик арыганлык тоясың икән, массажга бар. Ә ирегезгә: «Бу вакытлыча гына. Ул хәлне түземлелек белән үткәрергә кирәк, аннан бар да җайланачак», – дип аңлатсагыз, теләгегезгә ирешерсез.

Психологик климатны саклау мөһим бу вакытта. Эмоциональ, физик яктан арган-талган хатын иреннән ярдәм сорый белергә тиеш. Күп хатын-кыз моны эшләми. Үзем дә  эшли алам, дип бар йөкне үз җилкәсенә өя. Бигрәк тә татар  хатын-кызлары  ярдәм сорый белми.  Ир-ат үзе белеп,  ярдәм итәр, дигән ялгыш уй белән яшәргә күнеккәнбез. Ниндидер ярдәм сорауга караганда, гаепләү җиңелрәк сыман  килеп чыга. Мондый юлга басмас өчен, үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Менә тагын бер мәсьәләгә тукталыйк. Кайбер әниләр бала алып кайталар да озак вакыт ана ролендә генә калалар. Аңлашыла, әни кеше өч яшькә кадәр бала белән генә шөгыльләнергә тиеш.  Әмма аннан соң, ир үз хатыны йөзендә  хуҗабикә һәм ананы гына күрмәсен өчен, бу рольдән чыгарга кирәк. Ир-ат өчен әни кешенең хатын-кыз булып калуы бик мөһим, ди белгеч.

Тагын бер кызыклы темага кагылып үтте безнең әңгәмәдәшебез. Хәзерге заманда  бала ярдәмендә ирләр белән идарә итүчеләр  күбәеп бара  икән. «Кайбер хатын-кызга әни булу күп кенә максатларына ирешергә ярдәм итә. Чөнки мин әни бит дигән сүз аркылы хатын-кыз үз таләпләрен куя, капризларын үтәттерә. Аннан соң, мин  күп кенә  шундый хатын-кызларны беләм:  бала тапканнан соң, алар үзләрен бик тә бик кирәкле итеп хис итәләр. Андыйлар  сабый бүләк иткәннән соң, ире аның алдында гел бурычлы булырга тиеш санап, әллә нинди  таләпләр куярга яраталар,  – дип сөйләде Наилә Маннуровна.

Ул ассызыклап үткәнчә,  депрессия кичергәндә үз-үзеңә булышу өчен, нәрсә җитмәгәнлеген аңларга кирәк. Без минем хәлем начар дияргә яратабыз. Ләкин бу очракта хатын-кыз, үзенең нәрсәгә дефицит кичергәнен белеп, шуннан котылу чарасын күрергә тиеш. Буй-сының ошамый икән, спорт белән шөгыльләнергә, аралашу җитми икән, дуслар белән очрашырга, күлмәккә мохтаҗлык  бар икән, кибеткә барырга кирәк.  Проблеманы тапсаң, 50 процент хәл ителгән дигән сүз. Үзеңне гаепле итеп хис итү дә депрессиягә этәрергә мөмкин. Әйтик, бала авырта икән, үзем гаепле, йокламый икән, мин гаепле, дип үзеңә гаеп ташлау дөрес түгел. Бу хис – психиканы җимерә торган хис. Мин үзем дә бу хисне кичердем. Балага суларга да ирек бирми идем. Ул хәлдән клиник авыруга әйләнергә дә ерак калмый. Бу сәламәт күренеш түгел. Мин моның сәбәпләрен дә аңлый идем. Минем ике әбием дә ятим  үскәннәр. Шуңа аларга хас булган балалар өчен артык курку, борчылу  күренеше миңа да бирелгән.

Депрессияне бэби-блюздан ничек аерырга? Бу сорауга психолог: «Беренче бала тапканнан соң, бала булмаган булса, тормышым башкача булыр иде, яңадан кайтарсаң иде шул вакытларны, ничек рәхәт булыр иде, дип әйтүчеләр дә сирәк түгел. Хәзерге вакыттагы авырлыкларны кабул итәргә теләмәгән хатын-кызларда бу аеруча сизелә.  Андыйларга вакыт һәм берәр олырак, тәҗрибәлерәк хатын-кызның ярдәме генә булыша ала. Бала тапканнан соң, яңа дөньяны, үзеңдәге үзгәрешләрне катлауландырмаска, ә плюска алмаштырырга кирәк. Минем гаиләм бар, бу бала минем нәселемнең дәвамы, аның аркылы гаиләгә күпме шатлык киләчәк бит, дип позитив уйлаудан башларга кирәк, иң беренче чиратта»,  – дип җавап бирде.

Ярдәм дигәннән, әгәр гаиләдә ярдәм итәрлек ирең, туганың булмаса, әби-бабалар: «Балаларыгызны үзегез карагыз»,– дип тукып торса, андыйларга нишләргә соң?

–Тормышта барыбер кешелекле кешеләр табыла, җае чыга, – ди Наилә Маннуровна. – Инде бер дә ярдәм итүче таба алмасаң, бушлай психологик ярдәм үзәгенә шалтыратырга була. Кешегә кеше кирәк. Хәтта иң зирәк иптәш хатын да ярдәм итә алмаска мөмкин. Иң яхшысы –  белгечкә мөрәҗәгать итү. Бала тапканнан соң, аң тарая, акыл сүнә.  Шунлыктан ир белән хатын ахырын уйлап-нитеп тормый гына  аерылышырга да мөмкин. Күп гаиләләрдә ул проблеманы уртага салып хәл итә белмәүдән килеп чыга бит. Кызулык идарә итә кешеләр белән. Көчле якларыңны аңлап, шуны үстереп торырга киңәш итәр идем, –  диде белгеч әңгәмә ахырында.

                                                                        Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ