Нәтиҗәле укыту ничек була?
“ALMET talk” мәгариф конференциясен оештыручылар белә аның хикмәтен. ТРның көньяк көнчыгышында эшләүче укытучыларның һөнәри үсешен һәм гамәли күнекмәләрен киңәйтүне күздә тотып эш итә алар. “Каракүз”...
“ALMET talk” мәгариф конференциясен оештыручылар белә аның хикмәтен. ТРның көньяк көнчыгышында эшләүче укытучыларның һөнәри үсешен һәм гамәли күнекмәләрен киңәйтүне күздә тотып эш итә алар. “Каракүз” фестивале кысаларында “Татнефть”АҖнең Хәйрия фонды ярдәмендә Цифрлы иҗат академиясе тарафыннан өченче елын уздырылучы әлеге чара быел Азнакайда старт алды. Быел ул биш районда узып, меңнән артык укытучыны колачлаячак.
Бүген Азнакай районының 200 гә якын укытучысы иртәнге сәгать белән Азнакайның 1 нче урта мәктәбенә “ALMET talk” белем бирү конференциясенә җыелды. Укытучыларны һәм оештыручыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, әлеге олы чараны оештыручыларга һәм шул исәптән “Татнефть”АҖенә рәхмәтен җиткерде, хезмәтләрендә аеруча фидакярлек күрсәтеп, уңышларга ирешкән укытучыларга бүләкләр тапшырды.
Конференциядә чыгыш ясаучыларның алдынгы тәҗрибәсе һәм мастер-классларда күрсәтелгән ысуллар укытучыларның алдагы эшләрендә чагылыш табар дип өметләник.

Комментарийлар