Логотип Магариф уку
Цитата:

Җомганы дөрес үткәрик

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җомга – кояш күтәрелгән көннәрнең иң хәерлесе”, – дип әйткән (имам Мөслим).

Җомга көнне иртән торып госел коену, чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән. Бу хакта "Кызыл таң" яза.

Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтәләр.

Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.

Хәдистә болай диелгән: “Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк”.
 

Фото: Рамил Гали/"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ