«Омикрон» штаммы аркасында Чаллыда ковидка каршы яңа чикләүләр кертелергә мөмкин
Пандемия башланганнан бирле Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 5 798 очрагы теркәлгән.Коронавирусның яңа штаммы — «омикрон» аркасында Чаллыда яңа чикләүләр кертелергә мөмкин. Якын көннәрдә Автокала...
Пандемия башланганнан бирле Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 5 798 очрагы теркәлгән.
Коронавирусның яңа штаммы — «омикрон» аркасында Чаллыда яңа чикләүләр кертелергә мөмкин. Якын көннәрдә Автокалада оператив штаб утырышы узачак, анда предприятие һәм учреждение җитәкчеләрен дә чакырачаклар. Очрашуны мэр Наил Мәһдиев үткәрергә кушты.
«Безгә алга таба ничек яшәргә һәм эшләргә, әйдәгез, шул хакта фикер алышыйк әле. Медицина учреждениеләрендә урыннар булдыру буенча тагын нинди чаралар күрергә кирәк, кеше күп була торган урыннарда инде өстәмә чикләүләр кертү таләп ителәдер, мөгаен. Мәскәүдә һәм башка кайбер төбәкләрдә коронавируска бәйле хәлләрне күреп торабыз. Барыбыз да моңа әзер булырга тиеш һәм билгеле бер чаралар күрергә кирәк», — дип искәртте мэр.
Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев билгеләп үткәнчә, шәһәрдә коронавируска каршы кисәтү чаралары үтәлешен контрольдә тоту, сәүдә, җәмәгать туклануы, сәнәгать предприятиеләре, белем бирү һәм медицина учреждениеләре һ.б. объектларда тикшерүләр дәвам итә.
Бариев сүзләренчә, пандемия башланганнан бирле Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 5 798 очрагы теркәлгән. Шәһәр күрсәткече 100 мең кешегә 1103,6га тигез, бу республика күләмендәге уртача күрсәткечтән 6,5 процентка кимрәк.

Комментарийлар