«Онытылмас сәяхәтләр» китабы авторы Габделбәр Хаҗиев 70 яшьлеген билгеләп үтә
Республикабызның фәнни җәмәгатьчелеге, укытучылар, методистлар бу көннәрдә географик белем бирү өлкәсендә танылган галим-методист, күпсанлы уку-укыту әсбаплары, методик ярдәмлекләр авторы, Татарстанны...
Республикабызның фәнни җәмәгатьчелеге, укытучылар, методистлар бу көннәрдә географик белем бирү өлкәсендә танылган галим-методист, күпсанлы уку-укыту әсбаплары, методик ярдәмлекләр авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиевка 70 яшь тулуны билгеләп үтә.
Ул, балачактан үк география фәнен яратып, экология фәнен үз итте. Укытучы булу – гомерлеккә белем һәм тәрбия илендә яшәп калу дигән сүз. Анда яшәү зур түземлелек, хезмәт сөючәнлек, тыйнаклылык һәм тагын бик күп уңай сыйфатларга ия булуны сорый. Мондый олуг исемгә лаек булу өчен күп укырга, бик күп белергә туры килә, моңа ерак сәяхәтләр дә булыша, шуның нигезендә педагогик осталык һәрчак камилләшә бара. Яшьләрне ярату, алар белән уртак тел табу, бөтен гомереңне шул эшкә багышлау ул. Шул сыйфатларга ия булган мөгаллим Габделбәр Хаҗи улына багышлап тәбрик сүзләре әйтәсем килә.
Моннан 70 ел элек Татарстанның Бондюг (хәзерге Менделееевск) районы Абалач авылында дөньяга килгән малай мәктәптә укыган елларында ук табигатькә тартыла. Шул мавыгулар Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң аны Казан дәүләт педагогика институтына алып килә. Югары уку йортын уңышлы гына тәмамлагач, Түбән Кама районы Югары Уратма мәктәбендә география, биология фәннәрен укыта башлый, ә инде 1975 елда аны үзе укыган институтка эшкә чакыралар. Биредә ул география фәнен укыта башлый, студентлар белән гамәли эшләр башкара, бер үк вакытта аспирантурада да укый.
Г.Хаҗиев институттта эшләгән елларда укыткан фәнен тирәнтен үзләштерә, укыту методикасын камилләштерә бара, студентлар белән ерак сәяхәтләрдә була. Аспирантураны тәмамлагач аны өлкән укытучы итеп билгелиләр. Фәнни эшчәнлеген дәвам иттереп, Габделбәр Хаҗи улы мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен география фәненнән күп санда фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләр яза, аларны матбугатта нәшер итә. 2002 елда кандидатлык диссертациясен яклый, доцент буларак үз эшен дәвам итә. 2005 елда, фәнни хезмәтләрен искә алып, аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.
Габделбәр Хаҗи улы беренчеләрдән булып үзе эшләгән чорда «Материклар географиясе» курсын татар телендә укыта башлый. Үзенең лекция һәм гамәли эшләрен студентларга аңлаешлы, үтемле итеп аңлата, аларны фән белән мавыктыра, үзенең эш, тормыш тәҗрибәсен аларга тапшыра бара.
Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиевның тырышлыгы, эчкерсез ярдәме белән бик күп студентлар педагогика университетын уңышлы тәмамлады. Аның шәкертләре Урта Идел буе өлкәләрендә һәм республикаларында эшләрен уңышлы рәвештә дәвам иттерә. Алар инде төрле эшләр, зур вазифалар башкара, төрле урыннарда җитәкчелек итә. Алар кайда гына хезмәт итсә дә, һәрчак үз остазларын зур ихтирам һәм хөрмәт белән искә ала.
Лаеклы ялда вакытта да ул фәнни хезмәтләр язуын дәвам итә. Соңгы вакытта үзенең тормыш тәҗрибәсеннән торган «Онытылмас сәяхәтләр» китабын бастырып чыгарды.
Без Габделбәр аганы «Мәгариф» журналының барча укучылары исеменнән олуг юбилее белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә озын гомер һәм исәнлектә яшәвен, тагын да фәнни-педагогика, география һәм экологиягә багышланган иҗади хезмәтләре белән безне шатландыруын теләп калабыз.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ, педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры.
Комментарийлар