Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенсионерларны – мәктәпкә?

        Күп кенә коллективларда: «Бу пенсионерлар эштән туймас җаннар булдылар инде. Алар эштән китмәгәч, эшлим дигән яшьләргә урын», – дигән зар-кинаяле сүзләрен ишетергә туры кил...

        Күп кенә коллективларда: «Бу пенсионерлар эштән туймас җаннар булдылар инде. Алар эштән китмәгәч, эшлим дигән яшьләргә урын», – дигән зар-кинаяле сүзләрен ишетергә туры килгәли. Тик ни хикмәт: Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәре мэры вазифасына кандидат Борис Чернышов исә  педагогик, медицина һәм психологик белеме булган пенсионерларны мәктәпләргә остаз буларак җәлеп итү тәкъдиме белән чыккан. (Әллә бу аның сайлау алды марафонында ЛДПР вәкиле буларак үзенчә гади халык мәнфәгатен кайгыртучы ролендә уйнавы түгелме икән?) Аның сүзләренә караганда, берьюлы ике проблеманы – мәктәпләрдә белгечләр җитмәвен һәм өлкән яшьтәгеләрнең ялгызлыктан интегүен хәл итәргә булышыр иде. Пенсионерларны «Мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшү» («Разговор о важном») дәресләрендә җәлеп итеп була, программа социаль  сыйфатта булыр дип күзаллана. Шунлыктан бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп ителмәячәк, дип язган ул Россия мәгариф министры Сергей Кравцов исеменә юллаган хатында.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ