Логотип Магариф уку
Цитата:

Раил Шәмсетдинов ТР Дәүләт Советы депутаты мандатын алды

Татарстан Республикасында Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсенең региональ координаторы, Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты мандатын алды...

Татарстан Республикасында Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсенең региональ координаторы, Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты мандатын алды.  

Республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстан Дәүләт Советы депутатының вакантлы мандатын тапшыру турында карар кабул ителде. Тиешле карар кабул ителгәннән соң Раил Шәмсетдиновка сайлану турында таныклык тапшырылды, теркәлгән депутат үз эшен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының якынлашып килүче утырышында ук башлаячак. 

Белешмә. 2006 елдан Раил Шәмсетдинов Казан энергетика көллиятендә информатика укытучысы булып эшли, 2010 елда педагогика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. 2013 елда Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы, 2014 елда Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы булды. 

"Озак вакыт укытучы булып эшләгәнгә күрә, минем эшчәнлегем тулысынча мәгариф белән бәйле, шуңа күрә Дәүләт Советында төп юнәлеш итеп нәкъ менә мәгариф проектларын сайларга, шуңа бәйле рәвештә мәгариф комитетында эшләргә телим, анда педагогик берләшмә, остазлар һәм ата-аналар мәнфәгатьләрен яклаячакмын», – дип шәрехләде Раил Шәмсетдинов. 

Фәния Лотфуллина
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ