Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» татар телендә
Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында беренче басма дөнья күрде. Ул Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» исемле китабы.
Мәшһүр авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның (1923 – 2003) «Минем Дагстаным» исемле кыйссасын рус теленә Владимир Солоухин, ә татар теленә Нәсим Акмал һәм Лилия Фәттахова тәрҗемә иткән. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең рәсми сайты хәбәр итә.
Кыйсса шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан татар телендә беренче мәртәбә дөнья күрә. Ул, узган гасырның 70 нче еллар башында нәшер ителеп, дөньяның күп телләренә тәрҗемә кылынып, киң яңгыраш алган иде. Ил-халыклар, ана телләре язмышы турында тирәнтен борчылып язылган әсәр бүген дә гаять актуаль булып кала, ди проект авторлары.
Фото ТР Язучылар берлегенең рәсми сайтыннан алынды
Комментарийлар