Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика көнендә Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк ачылачак

30 августта Цифрлаштыру елы кысаларында Казанда математик Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк ачылуы көтелә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның...

30 августта Цифрлаштыру елы кысаларында Казанда математик Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк ачылуы көтелә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.  
«Хәзерге вакытта 42 мең кв. метр мәйданны биләүче объект төзелеше тулы куәткә бара,  тәүлек әйләнәсе эш кайный. Беренче кат тулысынча инфраструктуралы: анда рестораннар, кафе, сатучысыз кибетләр, IT-сәяхәтләр өлкәсе буенча туристлык агентлыклары урын алачак», –  дип таныштырды министр. Аның сүзләренчә,  әлеге проект кече һәм урта бизнеска ярдәм итү максатыннан оештырылган.  Моның өчен бездә Россиядә иң заманча саналган  балалар IТ-паркы барлыкка киләчәк. Технопаркта Россиядә иң яхшылардан исәпләнгән  киберспорт зоналары  булачак, – дип басым ясады Хәйруллин.
Яңа IT-парк элеккеге «Спартак»  аяк киеме фабрикасы урынында – Спартак һәм Сәлимҗанов урамнары арасында урнашачак. Яңа объект ике блоктан торачак: беренчесе «Спартак» фабрикасы бинасын реновацияләүне күз алдында тота, аның гомуми мәйданы 24,4 мең кв. метр алып тора, икенчесе – 19,3 мең кв. метр мәйданлы өч катлы яңа корпус төзү.
Яңа технопаркта 3000 меңгә якын эш урыннары каралган. Моннан тыш, парк территориясендә шәһәр мәйданы булдырылачак, һәм ул Казан халкы һәм кунаклары өчен ачык булачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ