Республика уку йортларына 23 мең бюджет урыны бирелгән
2026-2027 уку елларында республика югары уку йортларына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча 23 346 бюджет урыны, дәүләтнеке булмаган вузлар өчен – 550 урын бүленгән.
Бу узган ел белән чагыштырганда бер процентка күбрәк. Соңгы өч елда уку йортларында бюджет урыннар алты процентка арткан.
Бюджет урыннарның алтмыш проценты республиканың өч уку йортында: Казан (Идел буе) федераль университеты (7 831 урын), Казан милли тикшеренү технология универститеты (4 038) һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында (2 752). Алар педагогика, инженерия һәм техник юнәлешләр буенча бүленгән.





Комментарийлар