Логотип Магариф уку
Цитата:

Ризалә Гыйләҗева: «Тәҗрибә бөртекләп туплана»

«Татар теле – халкым» теле бәйге-семинарына гаризалар кабул итү кампаниясе 23 мартка кадәр озайтылды, дип белдерделәр оештыручылар.

Бәйге ике этапта узачак. 

1 этап (5 февраль – 23 март) – читтән торып ярышу. Катнашучылар резюме һәм санак технологияләре, социаль челтәрләр, интернет, ясалма интеллект кулланып, татар теле дәресе сценарие җибәрергә тиеш. 

Нәтиҗәдә 4 җиңүче сайлап алыначак.

2 этап (10–12 апрель) – иҗади конкурс һәм семинар. Ул Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылындагы «Сәләт-Батыр» яшьләр үзәгендә узачак.

Сәләт «Алмагач» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ризалә Гыйләҗева «Татар теле – халкым теле» узган елгы Бөтенроссия иҗади конкурсы һәм семинары җиңүчесе буларак бәйге турында үз фикерләре белән уртаклашты.

Аның сүзләренчә, әлеге бәйге педагоглар өчен тәҗрибә туплау, фикер алышу һәм аралашу мәйданы булып тора. Ул укытучы буларак үсеш өчен төрле конкурсларда катнашуның әһәмиятен билгеләп үтә:

«Тәҗрибә бөртекләп туплана. Шушы бөртекләрне җыю өчен үзеңне төрле ярышларда, конкурсларда сынарга кирәк», –  ди ул.

Ризалә Гыйләҗева узган ел әлеге иҗади конкурс-семинарда илһам алу, фикердәшләр табу, белемнәрен арттыру һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан катнашкан.

Чара кысаларында финалистларның ачык дәресләре, экспертлар фикерләре, остаханәләр һәм мәдәни кичәләр оештырылган. Укытучы билгеләп үткәнчә, бу бәйгедә көндәшлек хисе түгел, ә киресенчә, дустанә мохит, аралашу һәм үсеш өстенлек иткән.

Аның фикеренчә, әлеге мәйданчык чын мәгънәсендә педагоглар өчен фикерләшү һәм һөнәри камилләшү урынына әверелгән.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ