Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә яңа ачык онлайн-энцеклопедия сафка баса

Россиядә яңа проект «РУВИКИ» ачык онлайн-энциклопедиясе сафка баса. Проект Creative Commons Attribution-ShareAlike лицензиясе белән эшләячәк. Энциклопедиягә нигез салучы Владимир Медейко «Лента.ру» по...

Россиядә яңа проект «РУВИКИ» ачык онлайн-энциклопедиясе сафка баса. Проект Creative Commons Attribution-ShareAlike лицензиясе белән эшләячәк. Энциклопедиягә нигез салучы Владимир Медейко «Лента.ру» порталында чыккан интервьюсында бета-режимда эшләгән проектның концепциясе һәм башка онлайн-энциклопедияләрдән аермалы яклары турында сөйләде. Искәртеп үтәргә кирәк, онлайн-энциклопедиянең иң мөһим үзенчәлекләренең берсе Россиядә яшәүче барлык халыкларның туган телләрендә бүлекләр булуы, ягъни энциклопедиядә бирелгән мәкаләләр белән теләге булган һәркем үз туган телендә укып таныша алачак.


«РУВИКИ»да телләр бүлеген вики-активист Рөстәм Нурыев җитәкли. «Хәзерге вакытта  татар, башкорт, алтай, мари, осетин, саха, тува, удмурт телләренә караган бүлекләре буенча оештыру һәм әзерлек эшләре һәм шулай ук 15 телгә караган бүлек буенча тел вәкилләре белән эш алып барабыз, башка телләргә караган мәкаләләр белән эшләр өчен активистлар эзлибез», – диде. Рөстәм Нурыев проектның барык тик энциклопедик әһәмияткә генә түгел, ә шулай ук лингвистик кыйммәтләрне дә үз эченә алуын белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ