Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге яңа перинаталь үзәк белән танышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кама аръягына эш сәфәре кысаларында Әлмәттәге яңа перинаталь үзәк белән танышты. Үзәк елына 3,5 мең сабыйга исәпләнгән.

Перинаталь үзәктә алты шәхси бала тудыру залы, дүрт операция бүлмәсе, «Ана һәм бала» палаталары, уңайлы көтү зоналары бар. Ул  Кама арты районнарында яшәүчеләрнең барысына да хезмәт күрсәтәчәк, дип билгеләп үтә ТР Рәисе.

 – Бу үзәктә туган балаларга, аларның әти-әниләренә, якыннарына бәхетле һәм исән-имин тормыш телим!– дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Фото: Татарстан Рәисенең MAX каналы

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ