Рөстәм Миңнеханов Әлмәттән ике күпбалалы гаиләгә машина ачкычлары тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге ике күпбалалы гаиләгә «Лада Ларгус» автомобиле ачкычларын тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Шәйгардановлар гаиләсе биш бала тәрбияли, әти-әниләре нефть химиясе тармагында эшлиләр. Даишевлар гаиләсе Әлмәттә яшәп, 11 бала үстерә.
Даишевлар гаиләсе – төрле гаилә конкурслары лауреаты. 2018 елда алар «Без бергә» республика конкурсында «Осталарның гаилә династиясе»номинациясендә җиңү яулаган. 2019 елда Даишевлар «Ел гаиләсе – 2019» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы күпбалалы гаилә» исемен алганнар.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте





Комментарийлар