Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Котлау язмасы Рөстәм Миңнехановның MAX платформасындагы рәсми каналында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Вести Татарстана».

Үз мөрәҗәгатендә республика Рәисе Минтимер Шәймиевнең шәхси һәм һөнәри сыйфатларына аерым игътибар бирде. Ул аның тормыш тәҗрибәсен, Татарстан мәнфәгатьләренә тирән, ихлас тугрылыгын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, нәкъ менә әлеге сыйфатлар бүген дә яңа буыннар өчен кыйммәтле мирас һәм ышанычлы ориентир булып хезмәт итә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бу датаның республика өчен символик һәм зур әһәмияткә ия булуын әйтте. Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев — тарихи масштабтагы шәхес, аның исеме заманча Татарстанның үсеше һәм формалашуы белән тыгыз бәйләнгән.

Фото: ТР Рәисе маибугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ