Саба яшьләре остара
Байлар Сабасында «Кәеф» һәм «Оста» дип аталган яшьләр һәм балалар үзәкләре ачылды.
«Оста» балалар техник иҗат үзәге «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелгән. Анда тегү эше, металл эшкәртү, авто, авиа, суднолар төзү, робот техникасы түгәрәкләре эшләячәк. «Kәeф» үзәге яшьләрнең эшлекле аралашу урыны булачак. Яшьләрнең үз телестудиясе дә бар.
Әлеге корылмаларны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров катнашты.





Комментарийлар