Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләтле яшьләр – икътисади үсеш нигезе

14 октябрьдә Казанда сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүгә багышланган «Сәләт траекториясе: сәләтне ачыклаудан һөнәри юнәлеш сайлауга кадәр» Бөтенроссия конференциясе үтте.

Чараның төп максаты – балалар һәм яшьләрнең сәләтен вакытында ачыклау, аны үстерү өчен нәтиҗәле шартлар булдыру, мәгарифне фән һәм икътисад белән бәйләү, яшьләргә киләчәк һөнәрләрен сайлауда ярдәм итү. Биредә «Сәләт һәм икътисад» темасына пленар утырыш, шулай ук фәнни-технологик эшчәнлек, сәләтле балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, аларның потенциалын үстерү һәм яшьләрне һөнәри юнәлештә әзерләү мәсьәләләренә багышланган тематик секцияләр узды. Катнашучылар шулай ук төбәкләрдә сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ