Логотип Магариф уку
Цитата:

«Салават күпере» яңа мәктәп көтә

       Казанны Яшел Үзән каласы белән араларын якынайтучы «Салават күпере» торак комплексы хакында күпләрегез ишетеп тә, барып күреп тә белә торгандыр. Киләчәк шәһәрчеге булачак ул...

       Казанны Яшел Үзән каласы белән араларын якынайтучы «Салават күпере» торак комплексы хакында күпләрегез ишетеп тә, барып күреп тә белә торгандыр. Киләчәк шәһәрчеге булачак ул. Шунысы кызык: татарның күренекле шәхесләре бу микрорайондагы балаларны мәктәпле иткән. Әйе-әйе, һич арттырусыз! Ник дисәң, «Салават күпере»ндәге өч гыйлем йортының өчесе дә татарның мәшһүр кешеләре исемнәрен йөрткән урамнарда урнашкан икән! Әйтик, 2018 елда сафка баскан 182 нче политехник лицей – танылган сүз остасы Айрат Арсланов исемен йөрткән урамда, ә 2021 елда кулланылышка тапшырылган 188 нче лицей – Илһам Шакиров проспектында, ә 189 нчы «Заман» гимназиясе – Әлфия Авзалова исемен йөрткән урамнар куенында бит. Тик хикмәт исемнәрдә түгел. Хикмәт бу микрорайонда укучылар өчен мәктәпләрдә урын ягы гына кысан. Әйтик, 182 нче лицейда узган уку елында 2352 бала укыса, калган икесенең дә һәркайсында укучылар саны 1500 тирәсе. Укучылар саны шулкадәр ишле: хәтта узган ел аларда унбишәр беренче сыйныф классы ачарга мәҗбүр булганнар. Һәм менә быел «Салават күпере»ндә 1501 укучыга исәпләнгән яңа дүртенче мәктәп төзүгә керешкәннәр. Төзү эшләрен башкару өчен контракт «Фортэкс» җәмгыяте белән төзелгән. Яңа мәктәп бинасы 13 нче торак районында төзеләчәк. Аны төзү өчен чыгымнар 1.7 миллиард сумга төшәчәк. Подрядчы-компания мәктәп төзүне декабрь башына төгәлләргә тиеш. Әлбәттә, монысына да татарның мәшһүр шәхесләре «булыша-нитә калса», нигә булмасын!

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ