Логотип Магариф уку
Цитата:

Салих Сәйдәшев музеенда яңа директор

Яшь драматург, иҗатчы Айдар Әхмәдиев Татарстан Милли музее филиалы Салих Сәйдәшев исемендәге музейга директор вазифасына билгеләнүен әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат үзәге.«Төп максатым –...

Яшь драматург, иҗатчы Айдар Әхмәдиев Татарстан Милли музее филиалы Салих Сәйдәшев исемендәге музейга директор вазифасына билгеләнүен әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат үзәге.
«Төп максатым – алдагы көннәрдә дә Салих Сәйдәшев мирасын халыкка җиткерү һәм аның аша яшь буында милли үзаңны уятуга өлешемне кертү. Быел 25 июньдә музейга 30 ел тула. Шул исәптән без композиторның мемориаль бүлмәсен әзерләп куярга һәм яңа күргәзмә ачарга планлаштырабыз. Музейның рәсми ачылышы да шул көнне булачак, Аллаһ боерса», – дип сөйләгән ул.
Аның әйтүенчә, Сәйдәшевнең мирасы белән генә чикләнмичә, шулай ук аның чордашлары Сәйдәшев даирәсе турында күбрәк сөйләячәкләр. Планда Казан үзәге буйлап йөрү өчен җәяүле экскурсия әзерләү. Маршрут Нәҗип Җиһанов музееннан Салих Сәйдәшев музеена кадәр сузылачак.
Ул Салих Сәйдәшев иҗаты нигезендә халык моңнары торуын искәртте. Яңа ачылачак музейда «Риваять» этнотөркеме ярдәмендә мәктәп балаларын да халык музыкасы белән якыннан таныштырачаклар. «Киләчәктә андый уку-укыту программалары артыр гына дип өметләнәбез», – дигән теләген әйтте директор.
«Габдулла Тукайның 137 еллыгы һәм җырчы Эмиль Җәләлетдиновның якты истәлегенә багышланган концерт оештыру да шул адымнарның берсе булып тора. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оркестрына һәм безнең инициативаны бик теләп кабул иткән оркестрның җитәкчесе, баш дирижер Ильяс Камалга рәхмәт», – ди Айдар Әхмәдиев.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ