Логотип Магариф уку
Цитата:

Сентябрь аена истәлекле даталар

1 – Бөтендөнья тынычлык көне.Белем көне.2 – Татар телендә беренче газета – «Нур»ның чыга башлавына 110 ел.

1 – Бөтендөнья тынычлык көне.
Белем көне.
2 – Татар телендә беренче газета – «Нур»ның чыга башлавына 110 ел.
5 – Шагыйрә һәм тәрҗемәче Фирая Зыятдинованың тууына 70 ел (1945–2006).
6 – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Хокук фәннәре докторы, профессор, язучы Зөфәр Фәтхетдиновка 75 яшь.
8 – Халыкара журналистлар бердәмлеге көне.
10 – Казан сынлы сәнгать училищесы оештырылуга 120 ел.
12 – Журналист, архивчы, тарих фәннәре докторы Дамир Шәрәфетдиновның тууына 75 ел (1940–2014).
15 – Күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел (1895–1955).
Җырчы, Татарстанның халык артисты Фердинант Сәләховка 60 яшь.
Казан яшь тамашачылар театры ачылуга 80 ел.
18 – Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премияләр лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел (1925–2000).
20 – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
Күренекле татар композиторы, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Заһит Хәбибуллинның тууына 105 ел (1910–1983).
22 – Язучы Заһир Бигиевнең тууына 145 ел (1870–1902).
Философ, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, публицист Муса Бигиевнең тууына 140 ел (1875–1949).
24 – Корбан бәйрәме.
27 – Бөтендөнья мөселманнары көне.
Журналист, публицист Мөнир Әһлиуллинга 75 яшь.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Кайда? Кайчан? Нәрсә? (сентябрь – октябрь)

Республикада• «Россия ел укытучысы – 2015» бәйгесенең Бөтенроссия этабы.

Республикада

 

• «Россия ел укытучысы – 2015» бәйгесенең Бөтенроссия этабы (Казан, 24 сентябрь – 2 октябрь)

 

 

• «ТР Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Студент гаиләсе» республика бәйгесе (октябрь)

 

 

• «ТР Шаяннар һәм тапкырлар клубы» белән берлектә «Юниор» лигасы фестивале (октябрь)

 

 

• «ТР Иҗади яшьләр академиясе» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Республика яшьләр форумы – 2015» чарасының I этабы (октябрь)

 

 

• «Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе» белән берлектә республика милләтара яшьләр форумы (октябрь)

 

 

• Татарстан яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды белән берлектә «Selet Prague School» чарасы (октябрь)

 

 

• Татарстан яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды белән берлектә «Сәләт» корпоратив университеты» чарасы (октябрь)

 

 

• Татарстан яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды белән берлектә рес-
публика яшьләренең Рөстәм Бикмуллин исемендәге музыкаль-шигъри фестивале  – «Бика Фест» чарасы (октябрь)

 

 

• Татарстан яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды белән берлектә «Сәләт» әйдаманнары мәктәбе (октябрь)

 

 

• Республика гомуми белем бирү учреждениеләрендә патриотик тәрбия чараларын оештыручылар, патриотлык клублары һәм берләшмәләре җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курслары (октябрь)

 

 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы  мәгълүматлары буенча

 

 

 

 

 

Шәһәр һәм районнарда

 

 

 

 

 

Биектау районы

 

 

• «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» дигән Бөтенроссия дәресе (1 сентябрь)

 

 

• V–IX нчы сыйныф җитәкчеләре катнашында «Хокук бозуларны кисәтү –
тәрбия өчен мөһим шарт» район семинары (10 сентябрь)

 

 

• Яшь педагог мәктәбе: «Мин – уңышлы эшләүче укытучы» психологик тренингын гамәлгә кую, оештыру семинары (15 сентябрь)

 

 

• Укучыларны предмет олимпиадаларына әзерләү буенча ресурс үзәге эшчәнлеге  (17 сентябрь)

 

 

• «Риск төркеме»н ачыклау өчен, 13–18 яшьлек укучыларга социаль-психологик тест уздыру (8–25 сентябрь)

 

 

• «Балалар Интернетта» дигән темага ата-аналар җыелышлары уздыру (29 сентябрь)

 

 

Чистай районы

 

 

• Укучылар арасында  җиңел атлетика буенча «Көзге кросс» (сентябрь)

 

 

• Әдәбият елы уңаеннан 5–7 яшьлек балалар арасында «Китап дөньясы» дигән темага рәсем конкурсы (сентябрь)

 

 

• Мәгариф хезмәткәрләре арасында район спартакиадасы (сентябрь)

 

 

• Республикакүләм «Бердәм экологик дәрес»тә катнашу (сентябрь)

 

 

• Яшь укытучыларның һөнәри конкурсы (сентябрь)

 

 

• «Экстремизмга – ЮК!» дигән айлыкта катнашу (сентябрь)

 

 

• «Игътибар: яшүсмер!» акциясе (сентябрь)

 

 

• Өлкән сыйныф укучылары арасында К.Тимбикова исемендәге зона укулары (сентябрь)

 

 

Мәгълүмат мәгариф бүлекләре һәм идарәләренең рәсми сайтларыннан, җаваплы затлардан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ