Логотип Магариф уку
Цитата:

Шамил Садыйков: «Сөембикә» журналында гади хатын-кызлар турында материаллар күрәсе килә

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Сөембикә» журналының «Тышлыкта - кызлар елмая» күргәзмәсе ачылышында катнашты.«Совет заманында хезмәт кешесенә зур игътибар булган. Бу күргәзмәдә, күрү...

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Сөембикә» журналының «Тышлыкта - кызлар елмая» күргәзмәсе ачылышында катнашты.
«Совет заманында хезмәт кешесенә зур игътибар булган. Бу күргәзмәдә, күрүегезчә, хезмәт кешеләре урын алган. Хәзер һәр тышлыкта җырчы, артист, йолдызларны чыгарырга яратабыз. Чын милләтне барлыкка китерә торган хатын-кызлар аз. Шуңа күрә күбрәк хезмәт кешесен, гади хатын-кызларны күрсәтергә тырышыгыз, йолдызлар белән генә тормыш бармый, диясем килә. Бөтен милләт – шушы апалар кулында», – диде ул күргәзмә ачылышында.
Аның әйтүенчә, «Татмедиа»да бик күп журналлар чыга, ләкин аның иң мөһиме, кирәклесе – «Сөембикә» журналы.
«Чөнки безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз буыннан-буынга бу журналны укыган. Бу журнал, чын мәгънәсендә, милләтебезне тәрбияләгән. Һәр кеше өчен ул –  җылы журнал. Журнал битләрендә милләтнең йолдызлары, танылган хатын-кызлары турында материаллар чыккан»,  – диде Шамил Садыйков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ