Логотип Магариф уку
Цитата:

Шигырь тыңларга яратасыңмы?

Әгәр шулай икән, 12 июль көнне кичке 17:00 сәгатьтә Казанның Меңьеллык паркында бөек шагыйрь Кол Галигә куелган һәйкәл янына шигырь тыңларга кил.  «Нигә кирәк шигырь, тыңлаучысы булмаса?» диләр а...

Әгәр шулай икән, 12 июль көнне кичке 17:00 сәгатьтә Казанның Меңьеллык паркында бөек шагыйрь Кол Галигә куелган һәйкәл янына шигырь тыңларга кил.  «Нигә кирәк шигырь, тыңлаучысы булмаса?» диләр аны оештыручылар һәм чараның  перформанс рәвешендә үтүен, аның Кол Галинең 790 ел элек язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан өзекләр уку белән башланачагын җиткерәләр.
Шигырь кичәсе – иҗат әһелләре белән күзгә-күз очрашу өчен менә дигән форсат. Анда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Булат Гатауллин, Эльдар Гатауллин, музыкант Ильяс Фәрхуллин һәм татар шагыйрьләре Луиза Янсуар, Ләйлә Фаяз, Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Алинә Хәбибуллина, Лилия Низамова һ.б. килүе көтелә диләр чараның оештыручылары булган  «Идел» журналы һәм Татар китабы йорты хезмәткәрләре.
Расиха ФАИЗОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ