"Сөембикә ханбикәгә бу беренче һәйкәл. Әле икенчесе, өченчесе... булачак"
Рязань өлкәсенең күркәм бер җирендә, Ока елгасы буенда урнашкан Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачылды.Һәйкәл ачылу тантанасында Рязань өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Росл...
Рязань өлкәсенең күркәм бер җирендә, Ока елгасы буенда урнашкан Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачылды.
Һәйкәл ачылу тантанасында Рязань өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, РФ мөселманнары Диния назарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин вә башка дәүләт һәм дин әһелләре катнашты һәм чыгыш ясады. Аерым алганда, Васил әфәнде Шәйхразиев, Сөембикә ханбикәгә бу беренче һәйкәл, әле икенчесе, өченчесе дә булачак, дип белдерде.

Тантана җомга намазы алдыннан булды. Хан мәчетендә җомга намазын Равил хәзрәт Гайнетдин укытты. Ахырдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды. Казан – Касыйм арасы 700 чакрымнан артык юл. Ике ара бүгеннән күпкә якынайды дип ышаныйк.
Рәшит Минһаҗ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
БДИ нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталыннан карап булачак
Мәктәпләрне тәмамлаучылар дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси сәхифәләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләрен белә алачак. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм...

Мәктәпләрне тәмамлаучылар дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси сәхифәләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) нәтиҗәләрен белә алачак. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының «ВКонтакт»дагы рәсми аккаунтында хәбәр ителгән. «Российская газета» шул турыда яза.
Имтихан нәтиҗәләре «Документлар» бүлегендәге «Мәгариф» битендә урнаштырылачак. Аларны «БДИ нәтиҗәләре»ндә карап булачак.
Махсус төймәгә басканнан соң, имтихан нәтиҗәләре берничә секунд эчендә чыгачак һәм шәхси кабинетта саклана.
География, химия һәм рус әдәбияты буенча имтиханнарның беренче нәтиҗәләре 10 июньдә билгеле булачак, 17 июньдә – рус теле, 20 июньдә математика буенча нәтиҗәләр чыгачак, дип искәртәләр министрлыкта.
Имтихан эшләрен эшкәртү графигы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең сайтында урнаштырылган.

«Российская газета» материаллары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар