Логотип Магариф уку
Цитата:

Су анасы һәм Шүрәлеле ярминкә

Казан шәһәре Совет районының 67 нче номерлы «Күчтәнәч» исемле балалар бакчасында көзге ярминкә шундый чакыру сүзләре белән башланып китте.

Алтын көз җиребездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез безгә бакчага,

Ярминкә бүген бездә.

Казан шәһәре Совет районының 67 нче номерлы «Күчтәнәч» исемле балалар бакчасында көзге ярминкә шундый чакыру сүзләре белән башланып китте. Күңелләрне дәртләндереп, татарча җырлар яңгырый. Тукай бабаебызның әкият геройлары: Су анасы белән Шүрәле дә ярминкәнең бизәкләре иде. Бакчабызда көзге муллык белән ярминкә үткәрү матур традициягә әверелде. Әлеге тамаша ел саен ата-аналар көче белән башкарыла. Барлыгы 11 төркем, берсеннән-берсе уздырып, өстәлләрен матур итеп, мул итеп әзерләгәннәр. Алтын-сары төстәге кабаклар да җанланган, алар төрле фигураларны чагылдыралар. Көнбагышларга карасаң, күктәге кояш өстәлгә төшеп утырган диярсең. Биредә нәрсә генә юк. Көзге бакча җимешләреннән тыш, балалар игътибарын җәлеп итәрдәй товарлар да, тәмле сыйлар, кышка дип әзерләнгән салат, кайнатмалар да урын алган.

Әкият геройлары белән фотога төшәсең киләме? Рәхим ит, алтын көзнең бар матурлыгын ачып салган беренче фотозона, 4 нче төркем әти-әниләреннән балалар бакчалары хезмәткәрләре көненә бүләк итеп ясалган икенче фотозона үзенә чакырып тора. Тукай бабай үзенең «Печән базары» поэмасында берәүләр алдый, икенчеләр алдана дип язган. Юк, биредә беркем алдамый да, алданмый да. Бәяләр дә үтемле. Ә балалар, балалар ничек шатлана. Сатып та алалар, үзләрен сатучы ролендә дә сынап карыйлар.

Көне дә бик матур булды. Күктән кояш елмайса, бакчада балаларның шат авазлары тынмады. Сабыйлар ярминкәне ел да көтеп алалар, әти-әниләренә ярдәм итәләр. Аларның йөзләрендәге елмаю, шатлыкны күреп күңел сөенә. Әйе, кирәк икән балалар бакчаларында да әлегедәй ярминкәләрне үткәрү. Үсеп, олы тормыш юлына аяк баскач, бик күп базарларны күрер әле нәниләребез. Ә менә бакчада үткәрелгән, үзләренең дә азмы-күпме өлеше кергән балачак ярминкәләре аларның күңелләрендә якты хатирә булып уелып калыр.

Сүземне йомгаклап, ярминкәне оештырырга ярдәм иткән әти-әниләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук матур чаралар үткәрергә мөмкинлек тудырганы өчен бакчабыз мөдире Вәлиуллина Гөлнара Ринат кызына рәхмәтебезне белдерәбез.

67 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Ф.Ш.Миннегалиева

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ