Таһир Якупов исемендәге фестиваль-бәйгенең гала-концерты Җөридә узачак
«Китап» радиосы оештырган Татар җырын башкаручылар арасында «Карачтау авылы көйләре» – Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул итү 30 июльдә тәмамланды. Җиңүчеләр 2...
«Китап» радиосы оештырган Татар җырын башкаручылар арасында «Карачтау авылы көйләре» – Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул итү 30 июльдә тәмамланды.
Җиңүчеләр 2 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә Таһир Якуповның әтисенең туган авылы – Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында гала-концертта чыгыш ясаячак.
Радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов, әйтүенчә, биредә республикадан кайткан зур кунаклар да булачак.

Таһир Габдулла улы Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.

Фәния Лотфуллина

Комментарийлар