Татарстан эзтабарлары Идел буе федераль округы слетында беренче урын яулады
Татарстан командасы Түбән Новгород өлкәсендә узган «Беркем дә онытылмый» («Никто не забыт») эзтабарлар отрядларының XII округ слетында гомумкоманда зачетында беренче урын алды. Слетның 12 еллык тарихында республика командасы беренче тапкыр җиңүче булды. 2027 елда округ проектының финалы Татарстанда узачак.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов билгеләп үткәнчә, «Беркем дә онытылмый» проекты Идел буе федераль округы төбәкләрендәге эзтабарлар арасында тәҗрибә уртаклашу һәм үзара ярышу өчен мөмкинлек бирә.
Слетта катнашучылар өч көн дәвамында төрле сынауларга әзерләнгән һәм биремнәр үтәгән. «Химик» эзтабарлар отряды әгъзасы, Казан милли тикшеренү технология университеты студенты Алёна Иванина сөйләвенчә, алар хәрби тарих буенча белемнәрен, җирлектә ориентлашу, беренче ярдәм күрсәтү һәм архив документлары белән эшләү күнекмәләрен күрсәткән. Быел программага яңа сынау – «Эзтабарлар сукмагы» да кертелгән. Ул эзтабарларның кыр шартларында очрый торган бурычларын модельләштерә.
Слетта «Легион» хәрби-патриотик оешмасы вәкиле Роман Тургенев та катнашкан. Ул эзтабарлар экспедицияләре турында сөйләде.
Автор фотолары





Комментарийлар