Чувашиядә «Татар теле - халкым теле» бәйгесе узды
10–12 апрель көннәрендә Чувашия Республикасындагы «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә II Бөтенроссия «Татар теле халкым теле» иҗади конкурс һәм семинары узды. Чара төрле фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәрне бер мәйданга җыйды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектның төп бурычы — мәктәпләрдә татар телендә белем бирүче укытучыларның абруен күтәрү, тәҗрибә алмашу мөмкинлеге тудыру һәм Россия төбәкләрендә татар телендә укыту тәҗрибәсен киңәйтү.
Катнашучылар арасында Татарстанның 20 гә якын районыннан һәм Россиянең 5 тән артык төбәгеннән педагоглар бар иде.
КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова чыгышында тел мәсьәләсенең әһәмиятен ассызыклады:
«Татар теленең язмышы безнең кулларда. Бу җаваплы миссияне башкаруыгыз өчен рәхмәт!»
Ике этаптан торган бәйге
Конкурс ике этапта узды:
– читтән торып катнашу этабы: резюме, эссе һәм санак технологияләрен кулланып, дәрес сценарийлары язу;
– финал: ачык дәресләр күрсәтү.
Финалга 4 җиңүче чыкты.
Финал исә Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» үзәгендә үтте. Биредә 100 гә якын кеше катнашты.
Катнашучылар өчен остаханәләр, аралашу мәйданчыклары һәм методик сессияләр оештырылды.
Бәяләү критерийлары
Бәйге финалистларының дәресләре түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнде:
1) дәрес структурасы,
2) интерактивлык,
3) проблемалы ситуацияләр куелуы,
4) сөйләм культурасы,
5) технологияләр куллану,
6) укучыларның активлыгы һ.б.
Җиңүчеләр
Конкурс җиңүчеләре арасында:
– Алмаз Җиһаншин (Кайбыч районы),
– Рамилә Абдуллина (Казан),
– Гөлфия Габдуллаҗанова (Лаеш районы),
– Рәзинә Миннегулова (Казан).
Җиңүче фикере
Махсус бүләк иясе Алмаз Җиһаншин конкурста катнашуның төп максаты итеп тәҗрибә туплауны билгеләп үтте:
«Башка фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр күбрәк булсын иде», – диде ул.
Фото: бәйге матбугат хезмәте





Комментарийлар