Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан 2024 елгы сайлауларга әзерлекне башлады

Мәгълүм ки, киләсе ел тулаем Россия өчен дә, шул исәптән Татарстаныбызның сәяси тормышында да хәлиткеч ел булачак...

Мәгълүм ки, киләсе ел тулаем Россия өчен дә, шул исәптән Татарстаныбызның сәяси тормышында да хәлиткеч ел булачак. Алда – Россия Президентын һәм Татарстан парламентына депутатлар сайлаулар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әлеге сәяси вакыйгаларга республикабызда инде әзерлек башлануын белдерде. Аның әйтүенә караганда, Татарстан халкы һәрчак сайлауларда актив катнашучылардан санала. 


Россия Президентын сайлау өч көн – 2024 елның 15 мартыннан 17 мартына кадәр дәвам итәчәк. Өч көнлек формат беренче тапкыр коронавирус пандемиясе вакытында Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә кулланылган иде. Тавыш бирүнең бу форматы күпчелек сайлаучыларның күңеленә хуш килгән. Шунлыктан мондый формат Россия сайлау системасы өчен традициягә әверелүен белдерде Андрей Кондратьев. 


Россия Президентын сайлауда “Бөтен гаиләбез белән сайлауга” акция гамәлдә булачак. Бу юлы Татарстан сайлаучылары өчен электрон дистанцион тавыш бирү булмаячак. 


Соңгы мәгълүматларга караганда, инде бүгенгә 33 кеше Россия Президентлыгына үз кандидатурасын күрсәтергә җыенуын белдергән.


Таһир САБИРҖАНОВ 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ