Татарстан мәктәпләренә цифрлы дәресләр керә башлый
Татмедианың брифинглар залында каләм әһелләре Татарстан хөкүмәтендә эшләүче бер төркем министрлар белән очрашты. Анда сүз тормышыбызның барлык өлкәсен цифрлаштыру турында барды.Сүзне башлап Татарстанн...
Татмедианың брифинглар залында каләм әһелләре Татарстан хөкүмәтендә эшләүче бер төркем министрлар белән очрашты. Анда сүз тормышыбызның барлык өлкәсен цифрлаштыру турында барды.
Сүзне башлап Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин алды. Ул ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның Цифрлаштыру елы буенча Татарстан хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән, үзенә йөздән артык тармак проектларны һәм чараларны эченә алган проектларны эшли башларга кушуын җиткерде.
Министр әйткәннән аңлашылганча, алар арасында “Рунетның туган көне”н дә, айтишник балалар өчен Кырымдагы профильле лагерь да, Программа төзүче көне дә, Биләрдә IT –технологияләргә багышланган “Сәләт” Халыкара белем форумы да бар. Аның сүзләренчә, Татарстанның IT- индустриясендә 40 меңнән артык кеше эшли. Әмма бу әлегә барыбер җитәрлек түгел. Татарстан Президенты кушуы буенча, 2022 елдан республиканың барлык мәктәпләрендә ай саен “ цифры дәресләр” керә башлаячак. Хәзер моның өчен кирәкле “методик” әсбаблар әзерләнә. Дәресләр беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка җиткән барлык балалар өчен мәҗбүри.
Аннары сүзне ТР премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов ялгап алып китте.
-Татарстан властьларының планы буенча, Цифрлаштыру елында Иннополис – иң мөһим институтларның берсе булачак, - диде ул. – Биредә 23 чара уздыру каралган. Әмма иң мөһим бурычларыбызның берсе – ул кадрлар әзерләү. Иннополис берничә проектны тормышка ашыру өчен федераль мәйданчык һәм вузлар һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортлары өчен IT- укытучылар әзерләү буенча таяну үзәге дә булырга тиеш. Татарстан укучылары цифрлы олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясасыннар өчен дә ул гыйльми үзәк булыр дип уйланыла.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин да Татарстанның үзендә дә кадрлар “ачлыгы” сизелүен билгеләп узды.
- Гәрчә мәктәпләрдә, урта – һөнәри белем бирү йортларында һәм вузларда ел саен 4 мең кирәкле белгечләр әзерләп торсак та, алар һаман җитми, - диде ул.
Министр булган базаларда мәктәпләрне Интернет белән тәэмин итәрлек IT-учреждениеләр оештырырга кирәк дип тапты. Моның өчен 2022 елда “Цифрлы белем бирү мохиты” проектын тормышка ашыра барып, Татарстан мәктәпләрен компьютерлаштыру бик тә мөһим булыр иде. Министрлык тиздән мәктәп укытучыларына 24 мең ноотбук таратырга җыена. Бу барлык укытучыларның 68 проценты үзләренең “компьютер паркын» яңартачак дигән сүз. Моның өчен Татарстан хөкүмәте безгә 1 млрд сум акча бүлеп бирде. 2009 елда төзелгән “Электрон белем” порталы 2022 елда модернизацияләнеп тәмамланырга һәм Татарстанда белем бирү системасы тулысынча цифрлаштырып бетәргә тиеш.
Соңыннан “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учрежденисе директоры, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе башлыгы Рәфкать Миңнеханов чыгыш ясады.
-Яшьләрне яңгыравыклы лозунглар белән генә тотып калып булмый, - диде ул. – Моның өчен аларга уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Дөнья статистикасы буенча, барлык студентларның 80 проценты эшкуарлык белән шөгыльләнәсе килә. Россиядә бу сан 3 процент кына тәшкил итә. Бу IT- тармагы өчен стартапларга башлангыч чорларында ук ярдәм итәргә кирәк дигән сүз. Шуның өчен төбәк дәрәҗәсендә “технологик үсеш стратегиясе” кирәк. Татарстанда бу Цифрлаштыру елында тормышка ашырыла башлаячак.

Комментарийлар