Татарстан вузлары Россия Хезмәт министрлыгының рейтингында
Татарстанның 8 югары уку йорты 2026 елгы уку тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча Россия Хезмәт министрлыгының Милли рейтингына керде.
- Казан федераль университеты (КФУ) сәламәтлек фәннәре һәм гамәли медицина өлкәсендә магистратура һәм ординатураны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча – икенче урында (0,97 балл). Шулай ук уку йорты теология, сынлы һәм гамәли сәнгать, информатика һәм исәпләү техникасы, фотоника һәм биотехник системалар өлкәләрендә дә алдынгылар бишлегендә.
- Иннополис университеты информатика һәм исәпләү техникасы буенча бакалавриат һәм белгечлек чыгарылышлары арасында – икенче (1,88 балл), магистратурада – өченче урында (1,54 балл).
- А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) аэронавигация, авиация һәм ракета-космик техника, шулай ук кораб төзелеше һәм су транспорты буенча бакалавриат һәм белгечлек өлкәсен тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча – өченче урында, ә магистратурада авиация техникасы һәм машина төзелеше буенча – дүртенче урында.
- Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ) техносфера куркынычсызлыгы һәм табигатьне төзекләндерү өлкәсендә – дүртенче урында. Түбән Кама химия-технология институты (КНИТУ-КХТИ) сәнәгать экологиясе һәм биотехнологияләр буенча – өченче урында.
- Казан дәүләт энергетика университеты физик-техник фәннәр һәм технологияләр өлкәсендә магистратураны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча – беренче урында.
- Казан дәүләт аграр университеты авыл, урман һәм балык хуҗалыгы буенча магистратурада – өченче урында.





Комментарийлар