Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 156 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 100 баллга тапшырды

Татарстанда 156 укучы БДИны 100 баллга тапшырды, ә   2 укучының  200 балл. Быел рус теле буенча йөз баллга тапшыручыларның бераз  кимүе күзәтелә. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф...

Татарстанда 156 укучы БДИны 100 баллга тапшырды, ә   2 укучының  200 балл. Быел рус теле буенча йөз баллга тапшыручыларның бераз  кимүе күзәтелә. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 139 нчы мәктәбендә әйтте, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
"Математика буенча БДИда дүрт чыгарылыш сыйныф укучысы йөз балл алды. Рус телен йөз баллга 54 укучы тапшырды, әдәбият буенча – 65, география – 2, физика – 3, тарих – 2. Химия буенча йөз баллга тапшыручылар – 26, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Әмма бу әлегә беренчел нәтиҗәләр», – дип сөйләгән Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы. Татарстанда химия буенча БДИда уртача балл 66,74 тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда биш тапкырга артыграк. Әдәбият буенча имтиханның уртача нәтиҗәсе җиде баллга артты, быел ул 72,67 баллга җитте, дип билгеләп үтте Һадиуллин. Дүрт кеше туган (татар) тел буенча республика имтиханын тапшырды. Уртача балл 79,25 тәшкил итте.
БДИның төп чоры 26 майда старт алды һәм 1 июльдә тәмамланачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ