Татарстанда җәмәгать урыннары төзекләндерелә
2027 елда төзекләндерү планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлау буенча Бөтенроссия онлайн тавыш бирү дәвам итә. Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында илкүләм проектлар составындагы «Тормыш өчен инфраструктура» проекты нигезендә уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр бара торган тавыш бирүдә һәркем катнаша ала. Халык сайлавы нигезендә иң элек төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары исемлеге формалаша. Тавыш бирүгә республикадагы барлык муниципаль берәмлекләрдә урнашкан парклар, скверлар, яр буйлары һәм башка территорияләр тәкъдим ителгән.
Тавыш бирүнең төп принцибы – бер кеше бары тик бер генә тавыш бирә ала.
Тавыш бирү федераль цифрлы платформалар нигезендә оештырылган. Төп мәйданчык – «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы кире элемтә платформасы – «Бергә хәл итәбез». Әлеге сервис ярдәмендә тавыш биреп кенә калмыйча, конкрет муниципалитетта тәкъдим ителгән объектлар исемлеге белән дә танышырга мөмкин.
Моннан тыш, катнашуның өстәмә ысуллары да каралган. «Госуслуги. Волонтер» мобиль кушымтасы аша, шулай ук волонтерлар ярдәмендә тавыш бирергә мөмкин – бу формат аеруча «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган аккаунты булмаган гражданнар өчен уңайлы.
Катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган аккаунт аша керергә, муниципаль берәмлекне сайларга һәм тәкъдим ителгән объектлар исемлеге белән танышырга кирәк. Шуннан соң бер территория өчен тавыш бирергә мөмкин – система сайлауны автомат рәвештә терки һәм кабат тавыш бирү мөмкинлеген бирми.
Куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелгән. Тавыш бирү «Дәүләт хезмәтләре» порталының сакланган инфраструктурасында уза. Персональ мәгълүматлар бары тик шәхесне раслау өчен генә кулланыла һәм процедура тәмамланганнан соң сакланмый.
Белешмә:
2015 елдан 2025 елга кадәр республикада барлыгы 441 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. Алар республикадагы барлык муниципаль районнарда, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан. Гомуми финанслау күләме якынча 29 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән 14 млрд сумы федераль бюджеттан.
2026 елга федераль проект кысаларында якынча 2,5 млрд сумга 51 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Автор фотосы





Комментарийлар