Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яңа туган балалар санын арттыру программасы 2030 елга кадәр озайтылды

Татарстанда яңа туган балалар санын арттыруга юнәлдерелгән төбәк программасының гамәлдә булу вакыты 2030 елга кадәр озайтылды. Элегрәк ул 2027 елга кадәр исәпләнгән иде. Карарга Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имза куйды.

Яңартылган план нигезендә, республикада демографик вәзгыятьне яхшырту һәм балалы гаиләләргә ярдәмне көчәйтү максаты куела. Аерым алганда, 2030 елга абортлар санын сизелерлек киметү бурычы билгеләнә.

Документта күрсәтелгәнчә, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәннән соң, йөклелекне саклап, бала тапкан хатын-кызлар өлеше 2030 елга 75 проценттан да ким булмаска тиеш.

Шул ук вакытта, абортка кадәр консультация узган хатын-кызлар арасында йөклелекне өзүдән баш тартучылар өлешен 40 процентка кадәр җиткерү планлаштырыла.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ