Татарстанда яшь экологлар слёты
21–23 август көннәрендә Тукай районындагы «Саулык» савыктыру-белем бирү комплексында беренче тапкыр яшь экологлар слёты узачак.
21–23 август көннәрендә Тукай районындагы «Саулык» савыктыру-белем бирү комплексында беренче тапкыр яшь экологлар слёты узачак. Чарада республиканың төрле почмакларыннан 100 яшь эколог, аларның остазлары һәм табигатьне саклау мәсьәләләренә битараф булмаган һәркем (команда булып та) катнаша ала.
Оештыручылар бай программа әзерләгән: фәнни-тикшеренү практикумнары, лекцияләр, проект сессияләре, уен һәм спорт чаралары, интерактив зоналар.
Тулырак мәгълүмат – слётның рәсми сайтында.





Комментарийлар