Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яшь галимнәр ни хәлдә?

Татарстанда фәнне үстерүгә җитди игътибар бирелә.

Юкка гына агымдагы ел республикабызда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителмәгәндер. «Фән һәм университетлар» дигән илкүләм проектка таянып, Татарстанда яшь галим чаралары күрсәтелә. Перспективалы яшь галимнәр җитәкчелегендә яңа лабораторияләр ачыла. Әйтик, КФУ доценты, техник фәннәр кандидаты Ирек Мөхәммәтдинов, үз командасы белән бергәләп, авыр һәм үтә ябышкак нефть табуны җиңеләйтү мөмкинлеге бирә торган катализатор уйлап тапкан. Бу яшь галимнең иҗади эзләнү-ачышлары хакында күбрәк белергә теләсәгез, «Мәгариф» журналының гыйнвар санындагы «Авангард Отечественной науки» дигән язманы укымый калмагыз.

Республикабызның яшь галимнәре чимал табу һәм эшкәртү, химия һәм мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре, энергетика, агробиотехнологияләр һәм азык-төлек куркынычсызлыгы, медицина һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эзләнү-тикшеренү эшләре алып бара.

2019 елдан башлап, инде бүгенгәчә әлеге илкүләм проект кысаларында күздә тотылган чараларны гамәлгә ашыру максатында Татарстанда 12 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. 
Быел, Фәнни-технологик үсеш елы булуын күздә тотып, Татарстанда фәнне популярлаштыру һәм эзләнү эшләренә яшь буынны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү максатыннан төрле күргәзмәләр, аң-белем тарату чаралары оештырылачак. Республикабыз федераль дәрәҗәдәге «Фән – янәшә», «Галимнәрне – мәктәпләргә», «Ягез әле, фән», «Беләсең икән? Өйрәт», «Укучылар фәнни-техник эшчәнлектә» дигән проектларны гамәлгә ашыруда да актив катнаша.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ