Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда күчемсез милекне теркәү вакыты 10 тапкырга кыскарган

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 15 еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады. Бу хакта матбугат конференциясендә фикер алыштылар.

15 ел эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан 15 млн. га якын исәпкә алу-теркәү гамәлләре башкарылган, 1,5 млн. нан артык ипотека теркәлгән, 237 меңгә якын өлешле катнашу шартнамәләре, 2017 елдан гомуми мәйданы 19,5 млн. кв. м тирәсе булган 2 меңнән артык күп фатирлы йорт кадастр исәбенә куелган.

 – Гражданнар өчен күзгә ташланган нәтиҗәләрнең берсе – күчемсез милекне теркәү вакытын кыскарту. Мисал өчен 2009 елны алсак, ул вакытта күчемсез милекне теркәү вакыты 30 көнне тәшкил иткән. Ә бүгенге көндә әлеге процедураны 2-3 көн эчендә үтәргә мөмкин. Моннан тыш, хәзер татарстанлылар МФЦга баруга караганда, электрон сервисларга күбрәк әһәмият бирә килә, – дип ассызыклап үтте Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Спикер сүзләренчә, 2016 ел башына Татарстанда милек хокукларын теркәү һәм кадастр исәбенә алу буенча электрон хезмәтләр өлеше 2,5% тәшкил иткән булса, бүгенге көндә ул 55,8% ка җитә.

Тышлык фотосы: freepik.com

Язма эчендәге фотолар авторныкы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ