Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда мәктәп укучылары өчен Яңа ел программасы оештырыла

Берничә көннән зарыгып көтеп алган кышкы каникуллар башланачак.

Яллар вакытында балалар өчен сәламәтләндерү оешмаларында һәм мәктәп яны лагерьларында кышкы сменалар оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министлыгы.

24 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр “Театраль сезон” профильле сменасы оештырыла. Анда Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 150 укучы белем ала. Смена талантлы балалар һәм яшүсмерләрнең театр эшчәнлеген активлаштыруга юнәлтелгән.

Республика олимпиада үзәге кышкы каникул чорында математика буенча 165 укучы белән “Математик смена” укыту-тренировка җыеннары уздырачак.

Профильле сменалардан тыш, 21 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп яны лагерьлары эшен оештыра. Кышкы каникул вакытында республиканың 5 муниципаль районында (Актаныш, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чистай) 38 мәктәп яны лагере эшләячәк. Анда 1315 бала ял итәчәк, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрдән 174 бала.

Министрлык тарафыннан «Мәдәни кышкы каникуллар» проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында балалар Казанда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә, «Россия - минем тарих» тарихи паркында һәм В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында төрле чараларда катнаша алачак.

Кышкы каникул чорында республиканың барлык муниципаль районнарында мәктәп укучылары өчен 2500дән артык Чыршы бәйрәме үткәрү планлаштырылган.

Каникул чорында чаралар уздырганда укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ