Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда мобиль уеннар буенча мәктәп лигасы оештырыла

Татарстанда мобиль уеннар буенча «Беренчеләр лигасы» дип исемләнгән мәктәп лигасы эшли башлаячак. Бу хакта ТРда «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

 – Без Татарстанда мобиль уеннар буенча лиганы беренче тапкыр эшләтеп җибәрәбез. Бу – яшүсмерләрнең бик популяр мавыгуы. Безнең өчен балалар белән бер дулкында булу һәм шуның нәтиҗәсендә алар белән ышанычлы аралашу формалаштыру мөһим.  "Беренчеләр лигасы" төрле егетләрне бер хобби тирәсендә берләштерергә ярдәм итәчәк", – дип аңлатты ул.

Катнашучылар бишәр кешелек командаларда көч сынашачак. Сайлап алу этабына гаризаны теләгән һәркем бирә ала. Беренче ярышлар Бөгелмә һәм Апас районнарында, Казанда һәм Яр Чаллыда узачак.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ