Татарстанның ел укучысы исеменә Руслан Котляров лаек булды (ФОТО)
Бүген Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстанның талантлы яшьләрен хөрмәтләделәр.Укучыларның бөтенроссия предмет олимпиадасы җиңүчеләрен һәм алдынгы урыннарны алучыларны, “Татарстан...
Бүген Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстанның талантлы яшьләрен хөрмәтләделәр.
Укучыларның бөтенроссия предмет олимпиадасы җиңүчеләрен һәм алдынгы урыннарны алучыларны, “Татарстан Республикасының ел укучысы – 2014” бәйгесе җиңүчесен ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов котлады.
Ел укучысы исеменә Казанның 131 нче лицееның 8 нче сыйныфны тәмамлаучы укучысы Руслан Котляров лаек булды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Комментарийлар