Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның яңартылган Кызыл китабы дөнья күрәчәк

        Татарстандагы сирәк очрый торган һәм юкка чыга баручы үсемлек һәм хайваннар турындагы мәгълүматларны туплаган Кызыл китапның беренче чыгарылышы 1995 елда дөнья күргән иде....

        Татарстандагы сирәк очрый торган һәм юкка чыга баручы үсемлек һәм хайваннар турындагы мәгълүматларны туплаган Кызыл китапның беренче чыгарылышы 1995 елда дөнья күргән иде. Гамәлдәге һәр ун ел саен Кызыл китапның яңартылган, тулыландырылган варианты нәшер ителергә тиеш.
        Шуңа ярашлы рәвештә аның 2006 һәм 2016 елларда яңа басмалары басылган иде. Бүгенге көндә Татарстанда сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган 631 төр үсемлек, гөмбә һәм хайван исәпләнә. Кызыл китапның 2016 елгы басмасына 11 төр балык, 108 төр умырткасыз хайван, 318 төр үсемлек, 24 төр лишайник, 33 төр имезүче хайван, 67 төр кош, 4 төр рептилия, 3 төр амфибия һәм 63 төр гөмбә кертелгән булган.
        Соңгы өч елда гына Кызыл китабыбыз 15 хайван, гөмбә, үсемлекләр белән тулыланды. Шуларны искә алып, 2025 елда Татарстан Кызыл  китабының дүртенче басмасы нәшер ителергә тиеш.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ