Логотип Магариф уку
Цитата:

«ТЕАТР & МУЗЫКА. ЯХИН»

ТР Милли музее тамашачыларны 15 август көнне үзенең бакчасындагы җәйге сәхнәгә чакыра. Анда Камал театры артистлары сәхнә тотачак һәм мәшһүр татар композиторы, СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәг...

ТР Милли музее тамашачыларны 15 август көнне үзенең бакчасындагы җәйге сәхнәгә чакыра. Анда Камал театры артистлары сәхнә тотачак һәм мәшһүр татар композиторы, СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Яхинның (1921 -1993) тормыш һәм иҗатына багышланган гадәти булмаган спектакль күрсәтеләчәк. “Әңгәмә” жанрындагы спектакльдә сүз композитор турында барачак һәм, әлбәттә, Рөстәм Яхинның җырлары, романслары яңгыраячак. Үз гомерендә 400 ләп җыр һәм романслар, симфоник әсәрләр иҗат иткән композиторны без бер үк вакытта   Татарстан Республикасы дәүләт гимнын язган кеше буларак та беләбез.
Әлеге спектакльне куярга режиссёр Айдар Җәббаровны Михаил  Булгаковның «Последние дни (Пушкин)» пьесасы илһамландырган.
Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова, Раил  Шәмсуаров, артистлар Райхан Габдуллина, Айгөл Шәкүрова, Ришат Әхмәдуллиннар катнаша.
Тамаша 19.00 дә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ