Тел аланнарының саны арта
Тел аланнарында катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Әмма барлык теләк белдерүче укучылар өчен дә урыннар җитеп бетми.Узган ел 2 000 бала мондый лагерьларда ял итсә, бу елны әлеге сан 2 400гә җи...
Тел аланнарында катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Әмма барлык теләк белдерүче укучылар өчен дә урыннар җитеп бетми.
Узган ел 2 000 бала мондый лагерьларда ял итсә, бу елны әлеге сан 2 400гә җитте.
“Киләчәктә лагерьларның санын тагын да арттырырга кирәк. Чит төбәкләрдә яшәүче балалар өчен бу Татарстанга килергә бер мөмкинлек булыр иде”, - дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Россия Федерациясе төбәкләренең милли мәгариф кураторлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашындагы семинар-киңәшмәнең пленар утырышында.
Комментарийлар