Логотип Магариф уку
Цитата:

Тел – күңел көзгесе

Азнакайның 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасы базасында «Билингваль компетентностьны үстерү чарасы буларак, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән театральләштерелгән эшчәнлек” дигән темага төбәк семинары узды.

Семинар эшендә Азнакай муниципаль районы  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Зифа Зарипова һәм Азнакайның 7 нче урта мәктәбе укытучылары, Сарман, Ютазы, Мөслим районнарыннан һәм  Чаллы шәһәреннән килгән педагоглар, тәрбиячеләр әлеге юнәлештәге тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Семинарны “Салават күпере”нә йөрүче балалар А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча куелган театральләшкән тамаша белән башлап җибәрделәр.

– Азнакайлылар балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә алып барылган театр студиясе эшчәнлеге һәм “сөйләүче дивар”технологиясен куллануда үзләренең инновацион тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балаларының сөйләм телен үстерү өчен татар телендә төрле дидактик кулланмалар һәм балалар театрының якынча 17 төре турында да сүз булды. Семинарда катнашучылар “Салават күпере” дип аталган балалар радиостанциясендәге тапшыруның ничек эшләнүен дә күзәттеләр,– ди Нәфисә Шәфыйкова.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ