Тинчурин театры Санкт-Петербург шәһәрендә
Үзенең 90 еллык тарихында тәүге тапкыр Санкт-Петербург шәһәрендә кунакта булып кайтачак.
24-26 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры беренче тапкыр Санкт-Петербург шәһәренең Александр Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашачак.
Тинчуринлылар «Ашина» спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакль авторы — Ркаил Зәйдулла, режиссеры — Илсур Казакбаев.
Комментарийлар