Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчуринда «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы

Татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр рэп-опера куела.

Татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр рэп-опера куела. 19–20 мартта 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера премьерасын тәкъдим итә. Спектакльнең авторы – Илгиз Зәйниев, режиссеры – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов. 

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» пьесасы драматург, режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан Тинчурин театры өчен махсус язылган. Спектакль Ittifaq беренче татар рэп-төркеме иҗатына багышлана. Биредә вакыйгалар шул исәптән Ittifaq төркеме җырлары аша тасвирлана. Рэп-композицияләрне Тинчурин театры артистлары башкара, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Исегезгә төшерәбез, ИттифакЪ (Ittifaq) – 2005 елда оешкан беренче татар рэп төркеме. Төркемнең составы: Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлев, Альбина Сөләйманова. Беренче альбомнары «Бәлки» дип атала, ул 2007  елның сентябрендә чыкты. Сүз уңаеннан, Ittifaq төркеме тыңлаучыларына сюрприз әзерли: «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» премьерасы көнне онлайн-мәйданчыкларда яңа музыкаль альбом чыгарачак.

18+

Фото: tinchurinteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ