Логотип Магариф уку
Цитата:

Тишек түбә астында рәсем ясап булмый

Казандагы Н.Е.Фешин исемендәге сәнгать училищесын төзекләндерү эшләре дәвам итә. 2021 елны аның түбәсе тулысынча яңартылган иде. Хәзер монда эчке төзекләндерү, җылылык челтәрен алмаштыру, җилләтү, сал...

Казандагы Н.Е.Фешин исемендәге сәнгать училищесын төзекләндерү эшләре дәвам итә. 2021 елны аның түбәсе тулысынча яңартылган иде. Хәзер монда эчке төзекләндерү, җылылык челтәрен алмаштыру, җилләтү, салкын һава өрдерү җайланмалары урнаштыру, җиһазлау һәм бина тирәсен яшелләндерү эшләре башкарыла. Бу максатларда Татарстан бюджетыннан 854 млн сум акча бүленгән, беренче этаптагы эшләрне башкаруга  890 млн сум тотылган иде. Училищеда ремонт, җиһазлау эшләрен быелның 1 декабренә төгәлләргә исәплиләр.
Шунысын да искәртик:  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов биредә ел башында булып, әлеге проблемалар  белән танышканннан соң, ремонт эшләренә акчаның федераль казнадан алыначагы хакында әйткән иде. Бу бинаның тарихы 1895 елдан башлана, ул вакытта монда сәнгать мәктәбе эшли башлый, төрле елларда сәнгать-техник  институты, сәнгать-театр техникумы буларак файдаланыла, анда байтак талантлар  белем алып чыга. Ике дистә елга якын училище АКШта яшәп иҗат иткән Казан рәссамы, педагог, академик  Николай Иванович Фешин исемен йөртә. Бирегә Россиянең төрлек төбәкләреннән  талантлы яшьләр рәсем сәнгате, дизайн, скульптура, халык һөнәрләре һәм декоратив-гамәли сәнгать белгечлекләре буенча укырга килә.
Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ